Бүген «Сарман гимназиясе» базасында 8 нче сыйныф укучылары өчен «Форпост» үзәге тарафыннан «Гадел квиз»дигән интерактив чара үткәрелде.Квизның темасы коррупция булды. Чараның максаты-укучыларда коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык һәм гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.