Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективының видео-концерты булып узды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көне 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты-халыкның игътибарын эшкә сәләтен югалткан затларның проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын, иреген һәм абруен яклау. Бу көнне конференцияләр, инвалидлар белән очрашулар үткәрелә, концерт программалары оештырыла. 1 нче декабрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективының видео-концерты булып узды. Әлеге күңелле концерт – бүләк белән мәдәният йорты коллективы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә көндәлек тормышларын бизәргә һәм үз проблемалары турында бераз булса да онытырга ярдәм итәргә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International