Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Юрист көне белән котлавы

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Юрист һөнәре - абруйлы һәм җаваплы белгечлекләрнең берсе. Бу һөнәр ияләренә кеше хокуклары һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне канун күзлегеннән чыгып көйләү, дәүләтебездә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә. Район судында, хокук саклау органнарында һәм башка бик күп тармакларда үз эшенә җаваплы караучы юристлар хезмәт куя. 

Хөрмәтле юридик хезмәт белгечләре һәм ветераннары! Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим.

 

 

 

Сарман муниципаль районы башлыгы - Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International