Ел саен 3 декабрьдә безнең илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Билгесез солдат батырлыгына багышланган бәйрәмне гамәлгә кую инициативасы - эзләнү оешмалары һәм отрядларында катнашучыларныкы. Бу көнне үзләренең тормышларын Җиңү хакына биргән, исемнәре билгесез калган солдатларны искә алалар.
Музей хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбенең 4 б сыйныф укучылары өчен Билгесез солдат көненә багышланган чара үткәрделәр.