3 декабрь и – Билгесез солдат көне .

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Россиядә 3 декабрьдә истәлекле дата – Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Совет һәм Россия сугышчыларының   үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Бүген Сарман үзәк паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз мемориал комплексы  янында бу истәлекле көнгә багышланган митинг узды. Җыелучылар алдында Башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Ф. А.һәм хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Миңнегулов К. Н. чыгыш ясадылар. Митингта катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International