Район китапханәләре «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясенә кушылдылар

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясенә кушылды. Әлеге тест гражданнарның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен ачыклау һәм аларны арттыру, Бөек Ватан сугышы темасына халыкның игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Быел бу акция районыбызда онлайн форматта уза.

Үзләренең белемнәрен тикшерергә теләүче һәркем тестны бүгенге көн дәвамында 24:00 сәгатькә кадәр big-history.ru сылтамасы аша кереп үтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International