3 нче декабрь көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә "Билгесез солдат көне"нә багышланган Хәтер дәресләре һәм сыйныф сәгатьләре узды. Бу мөһим дата РФ Президенты Указы белән безнең сугышчыларның хәтерен, хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Билгесез Солдат каберендә "Исемең синең билгесез. Батырлыгың - үлемсез " – дип язылган плитә, үз гомерләре бәрабәренә Ватанны саклаган, безгә тыныч тормыш бәхете бүләк иткәннәрне хәтердә сакларга өнди. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга бу көннең әһәмияте, Ватанны саклаган солдатларның батырлыкларын онытмаска кирәклеге турында, Эзтабарлар отрядларының әле дә, хәбәрсез югалган солдатларның исемнәрен кайтарулары, туганнарына аларның мәрхүм булуларын хәбәр итүләре турында сөйләделәр. Укучылар дәрестә хәбәрсез югалган Бөек Ватан сугышы солдатлары турында шигырьләр һәм хатлар укыдылар. Алар Ватаныбыз кырларында мәңгелеккә калган билгесез солдатларга күңел биреп язылган, горурлык белән сугарылган хатлар.