Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Әпипә» дип исемләнгән фильм

2020 елның 4 декабре, җомга

2020 елның 3 нче декабрендэ Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен, инвалидлар декадасы уңаеннан, «Әпипә» дип исемләнгән кинофильм күрсәтелде. Россия һәм башка илләрдә Халыкара инвалидлар көне җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен үткәрелә. Инвалидларга мөнәсәбәт – җәмгыятьнең җитлегүенең, аны берләштерүнең һәм яшәү сәләтенең мөһим күрсәткече. Бүгенге көндә сәламәтлек ягыннан проблемалары булган кешеләрнең лаеклы яшәүләре, аларга карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү һәрберебездән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International