4 нче декабрь көнне укучыларны волонтерлык хәрәкәте, аның тарихы, юнәлешләре белән таныштыручы чара үтте. Чара 5 нче декабрь көнне билгеләп үтелә торган Халыкара волонтер көненә багышланды. Аның барышында бистәдәге волонтерлык хәрәкәте эшчәнлегенә нәтиҗә дә ясалды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә.Вәлиев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Р.Сәхәпова иң актив волонтерчыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чарада катнашучылар шушы мәрхәмәтлелек чатксыннан кабынырлар һәм хәрәкт эшчәнлегенә кушылырдар дип ышанасы килә. Һәр кеше изгелек кылса,бу дөнья матуррак, яктырак була бит!