Түбән Ләшәү авылында яшәүче тыл ветераны Валеев Миннегали Фәхразиевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” мөдире Гөлнара Хуҗина, Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин котлауларга кушылдылар, ветеранга сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.