Кәүҗияк авылында яшәүче сугыш ветераны Шәйхлисламов Мөҗәһит Шәйхлислам улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов котлауларга кушылдылар, исәнлек-саулык, якыннарының хөрмәтен теләделәр.