Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Петровка авыл китапханәсендә «Без коррупциясез дөнья өчен»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә диалог формасында үткәрелде. Коррупция нәрсә ул, аның нәтиҗәләре нинди, коррупцияне ничек юкка чыгарырга мөмкин икәнлеге турында сөйләштеләр. Укучылар коррупция барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алыштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүе турында белделәр, үз фикерләрен әйттеләр. Очрашу ахырында укучыларга коррупциягә каршы көрәш буенча оешмаларның белешмәлекләре һәм телефон номерлары өләшенде.