«Ватан Геройлары көне»

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә илебез үзенең яңа бәйрәмен - «Ватан Геройлары көне»н билгеләп үтә. Бу истәлекле дата 2007 елда билгеләнгән иде. 9 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. 1917 елга кадәр ул Георгий кавалерларының казанышларын хөрмәтләүгә багышланган иде. Хәзерге вакытта ил Советлар Союзы Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын хөрмәтли.

Барыбызга да сугыш һәм көч кулланудан азат булган тынычлыкта яшисе килә. Бу хакта кешелек һәрвакыт хыялланган. Әмма, кызганычка каршы, дөньяда хәрби конфликтлар килеп чыга, шуңа күрә илебезнең тыныч хезмәтчәннәре белән беррәттән Ватаныбызны саклау өчен сугышчылар да кирәк. Рангазар авыл китапханәсендә әлеге көнгә багышлап «Ватан Геройлары көне» дигән китап күргәзмәсе төзелде.Мәктәп укучылары белән геройлар турында сөйләштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International