8 декабрь көнне Сөлек авылы китапханәсе укучылары өчен «Ватан геройлары»дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты-укучыларның Ватаныбызның героик битләре турында белемнәрен киңәйтү,ватанпәрвәрлек, гражданлык, Ватаныбызның тарихи үткәненә карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.