Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.
Узган ялларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан анонсланган «Яшь гаилә» яңа программасын эшләтеп җибәрү Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында 6 меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. ТР Президентының яңа программаны эшләтеп җибәрү турындагы карары Татарстанның барлык яшь гаиләләренә социаль ипотека программасы буенча фатир сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. «Яшь гаилә» республика социаль ипотека программасында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир белән хатын рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр катнаша ала. Программада ялгыз яшәүчеләрнең балалары булса, тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала.
Моннан тыш, социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр бала туган өчен Дәүләт фатир бәясеннән 200 мең сум акча күчерә.
Программаның операторы-Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды. ТР ДТФ социаль ипотека программасында катнашу өчен учетка кую өчен гариза бирүченең теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.