Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Ватан Геройлары көне белән котлавы

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Ел саен 9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм - төрле чорларда Россия геройлары исеменә лаек булган кешеләргә тирән хөрмәт күрсәтү.

Бу көнне без Ватан өчен гомерләрен биргән геройларны искә алабыз, бүген безнең арада яшәүчеләрне — үз батырлыклары белән туган илгә һәм халыкка тугрылыкларын исбатлаган кешеләрне хөрмәтлибез.

Аларның актив гражданлык позициясе, шәхси батырлыгы һәм ныклыгы чын ватанпәрвәрлек һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен үрнәк булып тора.

Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Игелек һәм иминлек, тыныч күк йөзе һәм ныклы сәламәтлек телим.

 

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International