Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупциягә каршы көрәштә беренче чираттагы бурыч-коррупциягә каршы дөньяга караш һәм хокук аңын формалаштыру. Шул максаттан Җәлил икенче санлы мәктәбендә «Форпост» отряды активисты Степанова Русана өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрде.