9 декабрь - илебездә ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан, Иске Минзәләбаш китапханәсендә "Коррупция-җәмгыять дошманы" исемендә диспут уздырылды. Китап укучылар белән бу афәтнең, вак-төяк ришвәтчелектән алып, зур күләмдә дәүләт малын үзләштерүгә барып җитүгә китерүен, бу чирнең гади халыкка, җәмәгатьчелеккә бик зур зыян салуы турында фикер алышып, вакытлы матбугатта шул хакта язылган мәкаләләргә күзәтү ясалды.