"Без коррупцияга каршы!" викторинасы

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

9 декабрь көнне Саклаубаш китапханәсе 5-6 класс укучылары өчен коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан  "Без коррупцияга каршы!" дигән викторина үткәрде.Укучылар белән коррупциянең төрләре,сәбәпләре ачыкланды.Мероприятиенең ахырында коррупциянең җәмгыяткә зыяны, җинаяткә этәрүче сәбәпләре турында аңлатылды.Закон кысаларында яшәп , эш иткәндә бу проблемаларны булдырмас өчен коррупциягә каршы көрәшне һәркем иң беренче чиратта үзеннән башларга тиеш дигән фикергә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International