Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар узды. 9 декабрь көнне барлык Ватан Геройларын хөрмәтләү тантанасы булды. Укучылар мәктәп музеенда булдылар һәм Әфганстан геройлары турында альбом карадылар, авыл әфганчылары турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Сыйныф сәгатьләре шулай ук бу тематикага багышланган иде.
Безнең авыл үзәгендә Ватан геройларын хәтерләтүче обелиск тора. Укучылар аның истәлегенә чәчәкләр куйдылар.
Балалар геройлар турында видео һәм нәфис фильмнар карадылар . Тыныч вакытта да без геройларыбызны истә тотарга һәм алар белән горурланырга тиеш. Хәтер-ул үткән һәм киләчәк арасын бәйләүче буын.