Хокукый дәүләттә коррупцияга урын юк!

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Коррупциянең иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясавы, инвестицион климатның начараюына, ярлылык таралуына, халыкның әхлагын киметүгә ярдәм итүе сер түгел.

Коррупциягә каршы профилактика һәм үсеп килүче буында гражданлык-хокукый позициясен тәрбияләү максатыннан И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә, бу юнәлештә актив эш алып барыла.

Мондый эшнең бер формасы - мәктәп укучылары арасында «Коррупция- илебез дошманы» дигән темага конкурс үткәрү. Рәсемнәрдә балалар бу терминга карата үз төшенчәләрен ачалар, карашларын күрсәтәләр, ә иң мөһиме алар мәктәп эскәмиясеннән үк безнең хокукый дәүләттә коррупцияга урын булмавын аңлап үсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International