Һәркем икътисад һәм демократик институтларның чәчәк атуы күзәтелә торган дәүләттә яшәргә тели, анда гражданнар үз сайлау хокукларын гамәлгә ашыра ала, ә кабул ителгән норматив-хокукый актлар барысы өчен дә бертөрле. Әмма барлык илләр бу процессларның үсешен тоткарлаучы күренешкә - коррупциягә төрле дәрәҗәдә кагыла. Ул киртәләр тудыра, җәмгыять үсешен һәм дәүләт нигезләрен җимерә.Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Нөркәй авыл китапханәчесе Мостафина Р.Р. “Коррупциягә юк дип әйтик” дип исемләнгән әңгәмә уздырды.