Танып-белү сәгате“Коррупциясез дөнья”

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Танып-белү сәгате“Коррупциясез дөнья”

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Җәлил поселок китапханәсендә   “Коррупциясез дөнья” темасы астында танып-белү сәгате үткәрелде. Үсеп килүче яшь буынга әлеге афәтнең нинди куркыныч булуы аңлатылды.  Китапханә хезмәткәрләре “Коррупциясез дөнья” дигән видеоролик карауны оештырды. Соңыннан, каралган видеоматериал буенча, коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре, дәүләтнең коррупцииягә каршы эшчәнлеге турында әңгәмә оештырылды. Укучылар “Яшь буын  коррупциягә каршы көрәшергә ничек ярдәм итә ала?”- дигән сорауга җавап эзләделәр, коррупция турында, аның җәмгыятькә китергән зыяны турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International