Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. Әлеге дата уңаеннан, колледж укучылары өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Кичә барышында укучыларга батыр якташларыбыз Совелар Союзы Герое Александр Казаков, җәлилче Зиннәт Хәсәнов турында сөйләнде,китап күргәзмәсенә күзәтү үтте. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды.