Ватан Геройлары көне

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Россиядә Ватан Геройлары көне - ел саен 9нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Күп кенә буын Ватаныбызның чын геройларына тигезләнеп, Ватаныбызны һәм аның гражданнарын яклап үстеләр. Алар гомерләре өчен куркыныч белән космосны яуладылар, Төньяк полюска юл тоттылар һәм авыр хәлләрдә үзләрен аямыйча күрсәттеләр. «Җәлил гимназия»сендә әлеге датага багышланган сыйныф сәгатьләре һәм батырлык дәресе узды. 8нчы Б сыйныф укучылары Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International