IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының видеоконференция режимында дүртенче утырышы

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының дүртенче утырышы булды, аны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. Ул Сарман муниципаль районының 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджеты турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытына билгеләнгән гражданнар милкенә җир кишәрлекләрен түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында муниципаль районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Айдар Нариманов сөйләде.

«Сарман муниципаль районы Советының 2021 елга планы турында» гы мәсьәлә буенча сүз муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәевага бирелде.

Депутатлар һәр чыгыш буенча карарлар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International