3 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Дүртенче Бөтенроссия юридик диктант үтте. Диктантның төп мәсьәләләре – Россия халкын хокукны өйрәнүгә этәрү, халыкның юридик белем дәрәҗәсе турында мәгълүмат туплау. Диктант онлайн форматта юрдиктант.рф рәсми порталында уздырылды. Анда Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре һәм актив китап укучылар катнаштылар.