Бүген хокук темасына күп сөйләнде. Юкка түгел, чөнки Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә торган көн. Укучылар рәсемнәр конкурсында катнаштылар, тест биремнәре чиштеләр, юридик диктант яздылар, ачык дәрестә, сыйныф сәгатендә булдылар, рәсемнәр ясадылар, проектлар якладылар. Тарих атналыгы барышында булган чараларда барысы да теләп катнашып килә. Очрашулар да булды.
8 нче г сыйныфы укучылары районның бала хокуклары буенча вәкиле Г. Я. Идрисова белән очраштылар. Иртәгә тугызынчылар янына район прокурорын көтәбез. Чаралар тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, тарихны яратучылар тарафыннан оештырыла.