Әдипләр иле-Сарман

2020 елның 11 декабре, җомга

 Җырлап иген иккән,

 Җырлап гомер иткән

Сарман ягы элек - электән шушы шигъри юллар белән башланып киткән кичә – Хәниф Хәйруллинның  музей бүлмәсенә, гимназиянең 10 сыйныф укучыларын җыйды. Илебез киңлекләре буйлап юбилей даталары билгеләнеп үтә. ТАССР төзелүгә 100ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Сарман районына 90 ел. Элеге чарада без китапханәчеләр  укучыларны Сарман тарихы, Сарман районыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр, артистлар, композиторлар, шулай ук Габдулла Тукай премиясенә ия булган шәхесләр белән таныштырдык.  Укучылар игътибарына «Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә», китапханәбезнең 95 еллыгы уңаеннан чыккан «Тарих битләрен ачканда»  исемле китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International