Бүген, 11 декабрьдә, капиталь ремонттан соң Җәлил балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы үтте. Бу поселокта яшәүчеләр, бигрәк тә сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм педагогик коллектив өчен көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйга. Капиталь ремонт барышында бинаның йөзе танымаслык булып үзгәргән. Хәзер безнең алда-якты һәм яңартылган бина, чын сәнгать сарае. Балалар уңайлы шартларда иҗат белән шөгыльләнсен һәм поселогыбызны төрле дәрәҗәдәге конкурсларда лаеклы тәкъдим итсен өчен зур эш башкарылды. Сәнгать мәктәбен ачу мәртәбәле кунаклар –Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллин, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхипова, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Г. Г. Латыпова, «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. Ә. Кәримов һ. б. катнашында узды.