Бүген Җәлил поселогында ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Җәлиллеләр бу көнне күптән көтте. Чөнки йорт хаваннарына теге яки бу процедураны башкару өчен безнең поселок яшәүчеләргә еш кына күрше шәһәрләргә барырга туры килә иде.
Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин, «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. Ә. Кәримов, Сарман муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н. Шәрипов,Сарман муниципаль районының дәүләт берләшмәсе башлыгы И. Ф. Солтанов, ТР Дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге башлыгы А. Р. Сәлахов катнаштылар.