Бүген Җәлил поселогының Мәдәният сарае каршындагы мәйданда поселокның төп чыршысын ачу тантанасы булды.

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Җәлил поселогының Мәдәният сарае каршындагы мәйданда поселокның төп чыршысын ачу тантанасы булды. «Чыршы-2021» дип аталган чара бу кышкы көнне бик күп кешеләрне җыйды. Катнашучыларның күпчелеге яшь җәлиллеләр һәм аларның әти-әниләре булса да, өлкән буын кешеләре дә актив иде. Җәлил мәдәният йорты коллективы бәйрәм кунакларын кызыклы инсценировка, кышкы уеннар, Яңа ел биюләре һәм әйлән-бәйлән белән мавыктырды. Кыш Бабай, Кар кызы һәм бик күп әкият персонажлары һәм яраткан мультфильм геройлары бу бәйрәмне күңелле һәм онытылмас итте. Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева һәм «Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Р. Ә. Кәримов поселок халкына теләкләрен җиткерделәр.

Җәлилнең төп чыршысы үз утларын кабызды һәм барлык җәлиллеләрне һәм поселок кунакларын кыш буе шатландырырга әзер. Безнең поселок көннән-көн матурлана бара һәм анда яңа ел әкияте атмосферасы көннән - көн арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International