Прокурор ярдәмчесе белән түгәрәк өстәл

2020 елның 12 декабре, шимбә

Халыкара кеше хокукларын саклау көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен район прокуроры ярдәмчесе Л.Р. Рахматуллин белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмәнең төп максаты: укучыларда хокукый культура тәрбияләү, тормышта килеп туган проблемаларны юридик яктан дөрес чишәрлек күнекмәләр формалаштыру. 9 нчы сыйныф укучыларына үзләрен  кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булды. Чара ахырында Ленар Радик улы «Без коррупциягә каршы» иҗади эшләр конкурсы җиңүчеләренә Мактау грамоталары тапшырды һәм  КВН командалары фестивале этабында уңышлы чыгыш ясаган КВН командасы членнарын да котлады. Команда ярышның алдагы этабына әзерләнә. Без аларга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International