«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның Зәй районы филиалы Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2020 елның 7 декабреннән 21 декабренә кадәрге чорда балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яңа ел бүләкләре сайлау мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация бирә.
Барлык теләүчеләр эш көннәрендә 08.00 дән 12.00 гә кадәр, 13.00 дән 17.00 гә кадәр 8 (85559) 2-44-64 телефоны аша үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алалар, яисә Сарман авылы, Куйбышев урамы, 86 адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.