Бүген 2020 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы З. М. Салихов Сарман муниципаль районында булдылар. Визит кысаларында «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ ресурс үзәгенең җитештерү һәм уку корпусларында булу, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модуль пунктын (Татпотребсоюз кибете) ачу планлаштырылган иде.