«Гадел хөкем: А-дан алып Я-га кадәр» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Суд департаменты Идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары һәм техникумнарының 1-2 курс укучылары арасында Юрист көненә багышланган иншалар конкурсы үткәрелде. 152 эш арасыннан жюри әгъзалары 5 иң яхшы эшне билгеләде. Алар арасында-Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хабибуллина Адилә Илфат кызының иншасы да бар, Бүген ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М. Салихов Адиләгә призер дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, укуда уңышлар, башка чараларда да югары нәтиҗәләргә ирешүен һәм яңа җиңүләр теләде.