Хөрмәтле авылдашыбыз, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы үз мәктәбенә токымлы ат бүләк итте. Сарман районы "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары шундый матур бүләк өчен зур рәхмәт белдерделәр. Җәүдәт Миргаҗәмович, үз чиратында, иң матур атка конкурс игълан итте.