Районның ике авыл җирлеге башлыгына Президент машина ачкычы тапшырды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Иске Кәшер һәм Кәүҗияк авыл җирлекләре башлыклары Раян Дәүләтҗанов белән Фиргать Хөснетдиновка Chevrolet Niva автомобиле ачкычлары тапшырды.
Республика буенча 93 автомобиль һәм 17 микроавтобусны муниципаль берәмлекләр арасында үткән республика смотр-конкурсы җиңүчеләре алдылар.
Бәйге 2010 елдан башлап үткәрелә. Аның максаты – республиканың муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм җирлекләрдә яшәү сыйфатын яхшырту. 10 ел эчендә конкурс җиңүчеләренә 2,3 мең автомобиль бирелде.
“Автомобиль – гади транспорт кына түгел, без һәрьяклап мобиль булырга һәм оператив карарлар кабул итә белергә тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Нургали улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International