Җамалиев Намус Афзалетдин улына 90 яшь

2020 елның 18 декабре, җомга

Бүген Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Җамалиев Намус Афзалетдин улына 90 яшь тулды. Ветеранны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, авылның имам-хатыйбы Илдар Рәис улы, балалары, кодагые Наҗия апа да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International