Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Үз хокукларыңны беләсеңме?"дигән хокукый викторина үткәрелде.

2020 елның 18 декабре, җомга

Хәзерге җәмгыять кешегә югары таләпләр куя. Хәзер үз хокукларын белүче һәм башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итә белүче, вазыйфаларны төгәл башкаручы актив кешеләр заманы. Хокукны белү, анда ориентлаша белү-һәркемгә кирәк. Укучыларның бу өлкәдәге белемнәрен тикшерергә  «Үз хокукларыңны беләсеңме? " дигән хокукый викторина ярдәм итте. Әлеге чара Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде. Укучылар үзләренең юридик осталыкларын һәм күнекмәләрен ныгыттылар. Викторинаның максаты- укучыларда гражданлык сыйфатларын һәм хокукый сәяси культура тәрбияләү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International