Яңа ел бүләге өчен рәхмәт

2020 елның 19 декабре, шимбә

Мәктәптә ике көн чын бәйрәм аттмосферасы хакимлек итте. Зур капчыкка күп итеп бүләкләр төягән Кыш бабай, Кар кызын ияртеп, сыйныфтан сыйныфка йөрде һәм  районыбыз җитәкчесе бүләкләрен  өләште. Кайбер укучылар Кыш бабайның килүен бигрәк көткәннәр икән. Бәйрәмгә дип әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Аеруча унберенчеләр тырышты.
Мәктәбебезнең күпсанлы укучылары, әти-әниләр исеменнән районыбыз башлыгы Ф.М.Хөснуллинга, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З.Сабировка бүләкләр һәм Яңа ел алды атмосферасы тудырганннары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International