Җәлил гимназиясе коллективын, шулай ук укучыларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче 2021нче ел белән котлыйбыз! Яңа ел алдыннан 1-11нче сыйныф укучыларын сөендергән яңа ел бүләкләре өчен Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллинга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да киләсе елда без хыялланган могҗиза булсын иде, дип телисе килә. Яңа Елда сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, һәр көн күп шатлык һәм уңай эмоцияләр алып килсен! Барлык уңышлар, нык сәламәтлек һәм гаҗәеп бәхет телибез!