Шушы көннәрдә ачылган "Айтуган" универсаль спорт залында күренекле райондашыбыз - Сарман яшьләренә хәрби һәм физик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән танылган укытучы Наил Мирхафизан улы Сафинның якты истәлегенә ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин сәламләделәр. Наил абыйның тормыш иптәше Регина Ганиевна, энесе Камил абый, улы Шамил якыннарын искә алуга сөенделәр һәм спортчыларга уңышлар теләделәр.