Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның энергетиклар көне белән котлавы

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар көне белән котлыйм!

Энергетика икътисадның тотрыклы тармагы булып санала, һәм сезнең уңышлы хезмәтегез – илебез үсешенә һәм чәчәк атуына саллы өлеш. Энергетикларның көйле һәм төгәл эше нәтиҗәсендә безнең йортларда һәм предприятиеләрдә яктылык һәм җылылык бар, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә сезнең һөнәр, чыннан да, иҗади, игелекле.

Энергетиклар киләчәктә дә үзләренең кадрлар потенциалын, бай һөнәри тәҗрибәсен саклап кала алырлар, тармак һәм туган як тарихына тагын бер данлыклы сәхифә язарлар дип ышанабыз.

Сезгә нык сәламәтлек, ышаныч һәм оптимизм, бәхет һәм иминлек телибез! Сезнең гаиләләрдә тынычлык, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар Көне белән котлыйм!

Сез кешеләргә яктылык һәм җылылык китерәсез, илебезнең барлык өлкәләрендә эшчәнлекнең тотрыклылыгын тәэмин итәсез. Сезгә яңа казанышлар, ә сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм эшегезгә бирелгәнлегегез илебезнең энергетика комплексының ышанычлы эше гарантиясе булыр дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International