Сарман районы территориаль сайлау комиссиясенең яңа составтагы беренче утырышы

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Сарман районы территориаль сайлау комиссиясенең беренче утырышы агымдагы елның 24 декабрендә узды.

Утырышны ТСК рәисе Альберт Шәрипов ачты. Ул комиссия әгъзаларын яңа составны билгеләнүе белән котлады, нык сәламәтлек, төрле дәрәҗәдәге сайлауларны уздыруда уңышлар теләде.

Утырышта Комиссиянең барлык 8 әгъзасы катнашты, аларның 4се – сәяси партияләр, 1се – иҗтимагый берләшмә, 1се - элекке состав комиссиясе карары, 1се – Сарман муниципаль районы Советы карары, 1се-эш урыны буенча сайлаучылар җыелышы.

Комиссиянең беренче оештыру утырышы көн тәртибендә территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасарын һәм комиссия секретарен сайлау мәсьәләләре торды. Сарман районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары итеп яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Хөснуллина Альбина Альмир кызы, комиссия секретаре итеп Ибраһимова Эльмира Мәзһәр кызы сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International