Бриллиант туй - Ул, чыннан да, гаилә тормышының иң рекордлы туйларының берсе, һәм шуңа бәйле рәвештә, бу туй юбилееның символы иң матур кыйммәтле таш – бриллиант булырга тиеш.
Шундый күп еллар яшәгән гаилә тормышы бик сирәк һәм кадерле. Шулай ук бриллиант - бәхет һәм ныклык символы, ул алтмыш еллык гаилә тормышына туры килә.
2020 елның 24 декабрендә 60 ел бергә гомер иткән Фәретдиновлар Әнвәр Ризатдин улы һәм Фәния Мухтар кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Фәретдиновлар гаиләсенең гаилә юбилее истәлекле дата – Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елы белән туры килде.
Әлеге истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районыны Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Җәлил Идиатуллина Гөлназ Марсель Кызы котлады.