Сәхәбиев Рәфгат Габдулла улына 90 яшь

2020 елның 25 декабре, җомга

Саклаубаш авылында яшәүче Сәхәбиев Рәфгать Габдулла улына 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова һәм "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да кушылды.

Рәфгать Габдуллович 10 яшеннән колхозда төрле эшчләрдә эшли башлый. Фермада терлекче булып эшли, соңрак төзелештә хезмәт куя. 1953 елда Алабугада веттехника курсын тәмамлый һәм колхозда веттехник булып эшли башлый. 1954 елда өйләнә. Хатыны Гиффат апа белән 4 кыз һәм ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә Рәфгать Габдулла улының 10 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Рәфкать абый улы Мөнир һәм килене Диләрә белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International