Миссур абыйга 90 яшь тулды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Ветеранны юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде.

Янурыс авылында яшәүче Җамалиев Миссур Мирзаһит улына бүген 90 яшь тулды. Ветеранны олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, авылдашлары, туганнары, балалары да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International