Җәлилнең 1 нче мәктәбе һәм "Теннис сити" ның Әлмәт шәһәре уңышлы хезмәттәшлеге дәвам итә. Яңа ел алдыннан да "Теннис Сити" хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең спорт залында балалар өчен "Күңелле стартлар"оештырылды. Балалар эстафетада бик теләп катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар да грамоталар һәм татлы бүләкләр алдылар.