Язны каршы алабыз

2021 елның 20 марты, шимбә

Яз бәйрәме 21 март көнне билгеләп үтелә Бу көнне яңа ел башланып китә дип санала. Шуңа күрә  Нәүрүз бәйрәмендә халык бии, күңел ача, яз килүгә шатланалар, бүләкләр өләшәләр.

Бу көнне Исе Минзәләбаш мәктәбендә саф һавада уеннар үткәрелде. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар тәмле чәй эчтеләр, ботка белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International